Өстәмә акчалар индексацияләнәчәк
Киләсе елдан Россиядә I төркем инвалидларны һәм 80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны карау буенча компенсация түләү институты үзгәртеләчәк.

2025 елның 1 гыйнварыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге әлеге гражданнарның пенсияләренә 1 200 сум өстәмә түләү билгеләячәк. Өстәмә акча ел саен пенсия белән бергә индексацияләнәчәк. Шулай итеп, ярдәм чарасы үзе сакланып калса, әлеге түләүне ел саен арттыру бурычы гамәлгә ашырылачак.
– Бүген I төркем инвалидларны яки 80 яшькә җиткән пенсионерларны караучы татарстанлылар 1 200 сум күләмендә түләүләр ала. Түләүләр караучының гаризасы буенча, караучының язмача раславы булганда билгеләнә. Акча карауга мохтаҗ кешенең пенсиясе белән бергә исәпләнә, – дип билгеләп үтә РСФның Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина Большакова. – Киләсе елдан компенсацияләрне шушы кагыйдәләр буенча билгеләү һәм түләү башкарылмаячак. Моның урынына РСФның Татарстан Республикасы буенча бүлеге I төркем инвалид булган яки 80 яшькә җиткән барлык гражданнарның пенсияләренә 1 200 сум күләмендә өстәмә акча билгеләячәк. Пенсионерларның үзләренә моның өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәк түгел. Балачактан I төркем инвалидны (балачактан I төркем инвалидларны караучы ата-аналардан һәм попечительләрдән тыш) башка кешеләрнең каравы буенча бирелә торган 1 200 сум күләмендәге түләү дә шундый ук рәвештә үзгәртеләчәк. Исегезгә төшерәм, бу түләү, ата-аналардан тыш, эшләмәүче хезмәткә яраклы гражданнарга каралган.
Ул 2025 елның 1 гыйнварыннан балачактан I группа инвалидның пенсиясенә өстәмә буларак кушылачак. Балачактан I төркем инвалидларны караучы ата-аналарга һәм опекуннарга 2025 елның 1 гыйнварына кадәр билгеләнгән 10 мең сум күләмендәге түләүләр сакланачак, үзгәрешләр аларга кагылмый, ә инвалид балаларга карата мондый түләүләр бирүнең элеккеге тәртибе саклана. 2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстан социаль фонды бүлеге хезмәткәрләре кайгыртучанлык таләп ителә торган гражданин ала торган пенсиягә, иминият яки дәүләт пенсия тәэминаты (шул исәптән социаль) буенча пенсиягә өстәмә түләүләр рәсмиләштерәчәк. Иминият пенсиясенә яки дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсиягә беркетелгән түләүгә 1 200 сум өстәләчәк. Әгәр кеше ике пенсия ала икән, РСФның Татарстан Республикасы буенча бүлеге аларның берсенә өстәмә түләү билгеләргә тиеш. Өстәмә түләүләр пенсияләр белән бергә, шул ук вакытларда һәм пенсияләр тәртибендә индексацияләнәчәк. Чит кеше каравына мохтаҗ өлкән яшьтәге гражданнарны караучылар өчен түләүләр билгеләнгән вакытлар тәмамланганчыга кадәр дәвам итәчәк. Киләсе елдан әлеге категория өчен яңа түләүләр фонд тарафыннан билгеләнмәячәк.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев