Өйрәтәләр һәм укыйлар
Бүген Россия фәне көне билгеләп үтелә.
(Тәтеш, 8 февраль, «Тәтеш таннары», Галина ТАҖЕТДИНОВА, фото үзәк китапханә архивыннан ). Фән эшчәнлеге белән шөгыльләнүче кешеләр Тәтеш җиреннән шактый чыккан. Алар арасында профессорлар, докторлар, медицина, икътисад, мәгариф, юриспруденция, авыл хуҗалыгы, машина төзелеше, табигатьтән файдалану өлкәсендәге фән кандидатлары бар. Без Гыйлем Камай, Николай Якушкин, Иван Трифонов, Николай Тимесков, Алексей Смирнов, Виктор Козин һәм башка якташлар белән горурланабыз.
Аларның фән белән мавыгуы мәктәптә укыганда ук башлангандыр, мөгаен...
Хәзерге вакытта белем бирү барышына мәктәпкәчә яшьтән үк тикшерү эшләре элементлары кертелә, ә мәктәп укучылары педагоглар җитәкчелеге астында үзләренең проект эшләрен яза алалар.
Тәтештәге 1нче урта мәктәп педагоглары әлеге мәсьәләдә үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. “Балаларга бары тик фән белемнәрен генә укытып калмыйча, аларга табигатькә аңлап якын килергә өйрәтергә тырышам, – ди биология укытучысы Наилә Гафарова. – Укучыларның тирә-юнь мохитне тикшерүгә кызыксыну күрсәтүләре сөендерә, бу үз җимешләрен бирә. Без “Тәтеш районы күбәләкләре” дигән иҗади эш белән шөгыльләндек: монда теория дә, районның төрле почмакларында гамәли тикшерүләр дә, иҗат итү дә булды. Нәтиҗәдә хезмәтебез Президент грантын отты һәм, шунысы иң зур кыйммәткә ия, безнең районда урнашкан алты төр күбәләк ТРның Кызыл китабына кертелде. Балалар үзләренең эшләре файда китерүгә горурландылар”. Мәктәптә география укытучысы Наталья Горшкова җитәкчелегендәге “Яшь геологлар” дигән тикшеренү лабораториясе эшли. “Безнең районның бай геология тарихы, төзелеш өчен файдалы казылмалары, минерал-чимал запаслары бар, шулай булгач безнең шәкертләргә өйрәнер өчен материал җитәрлек. Шулай ук кырга чыгу дәресләре һәм Ундородагы палеонтология музейларына экскурсияләр оештырабыз, – дип сөйли педагог. – “Трелобитлар” командасы 2013 елдан геология буенча мәктәп укучыларының республика кыр олимпиадасында катнашты. Безнең лабораториядә төрле чорлардагы кызыклы экспонатлар тәкъдим ителгән, геология җайланмалары бар, аларны кулланабыз. Балаларга төрле казылмалар белән гамәли эшләр: үрнәкләрнең нәрсәсе белән аерылуы, аларның кыйммәтләре, кеше тормышында куллану өлкәсе нинди булуы кызыклы. Геология белән мавыгучы укучылар әлеге юнәлеш буенча югары уку йортларына керәләр”.
Белем учреждениеләре педагоглары үсешкә омтылалар, үзләренең танып белүләрен тирәнәйтәләр, алар арасында фән кандидатлары да бар. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Галина Кондакова сигез ел буе “Сөйләм теле эшчәнлеге үсеше уңышлы укуга ышаныч” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклаган, ә педагог Светлана Гасимова Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлагач, шушы ук уку йортында 1998 елда “Татар кушаматларына тарихи-лингвистик анализ” темасына кандидатлык диссертациясе яклый. Укытучылар уртаклашканча, төп эшеңнән аерылмыйча фән эшчәнлеге белән шөгыльләнү җиңелләрдән түгел: никадәрле сораулар өйрәнелгән, әдәбият укылган, грант проектлары якланган, – бу үз өстеңдә армыйталмый хезмәт куйган һәм эшләгән еллар. Шулай да уңышлы педагоглар бу хакта үкенмиләр, алар яңа белем үзләштергәннәр – әлеге белемнәрен үзләренең мөһим вазифаларында – укыту барышында файдаланалар. “Башкаларны нәрсәгәдер өйрәтә алыр өчен, барыннан да бигрәк, үзеңә даими укырга кирәк”, – дип инаналар алар.
Фотода:Галим, профессор, химик Гыйлем Камайның Тәтеш яшьләре белән очрашуы, 1965 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев