Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Пенсионер ничек итеп алдакчыларга миллион сумнан артык акча күчергән

Тәтешлеләр мәкерле кешеләр ­ять­мәсенә эләгүне дәвам итәләр. Алдакчылыкның яңа төр­ләре көн саен тагын да күбрәк барлыкка килеп тора. Кагыйдә буларак, явыз ниятле кешеләр кармагына пенсионерлар еш килеп каба.

(Тәтеш, 25 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Алдакчылыкның яңа төр­ләре көн саен тагын да күбрәк барлыкка килеп тора. Кагыйдә буларак, явыз ниятле кешеләр кармагына пенсионерлар еш килеп каба.

Тәтеш районының эчке эшләр бүлегенә Тәтештә яшәүче 72 яшьлек хатын-кыз үзенә таныш булмаган затларны җинаять җаваплылыгына җәлеп итү үтенече белән мөрәҗәгать иткән. 

Көндез 7 ноябрьдә тәтеш­ленең кәрәзле телефонына киң танылган мобиль кушымта аркылы бер ир-ат шалтыраткан. Ул үзен башкаладагы банкның төп офисы хезмәткәре буларак таныштырган. Ышаныч уяту ниятеннән хәтта үзенең табель – 127-677 номерын да әйткән.

Реклама

Телефоннан сөйләшкән вакытта ир-ат хатын-кызга аның банк­тагы акчасына алдакчылык факты ясарга теләгәннәре турындагы мәгълүмат килүен хәбәр иткән. Таныш түгел кеше гражданканың якындагы чит илләрнең берсендә туганнары бармы икәнлеге белән кызыксынган, чөнки ниндидер Ерошин аның счетыннан 50 мең сум акча алырга омтылуын әйткән. Тәтешле әлеге илдә туганнарым юк, дип җавап биргән. Шуннан соң ир-ат хатын-кыздан хәзерге вакытта якында гына кем дә булса бармы, кемгә дә булса үзеңнең банк картасы мәгълүматларын бирмәдеңме, дип сораган. Пенсионер өйдә берүзе генә булуын һәм банк картасы мәгълүматларын беркемгә дә бирмәве хакында әйткән. Чираттагы сорау болайрак булган: “Счетлар нинди банк­ларда ачылган?” Хатын-кыз дүрт банк исемен атаган. Ир-ат алдакчылык гамәлен туктату өчен барлык вкладлардан да акчаны алырга, шулай ук яшерен тикшеренү өчен мәгълүматларны өченче затларга әйтмәү турында расписка язарга кирәклегенә үгетли башлаган. 

Берникадәр вакыттан соң хатын-кызга инде башка таныш түгел кеше шалтыраткан һәм шулай ук үзен банк белгече буларак таныштырган. Ул аңа вкладлары сакланган банклардагы хезмәткәрләр белән үзен ничек тотарга, нәрсә әйтергә һәм ничек җавап бирергә икәнлеге хакында өйрәткән. Пенсионер үзе белән өзлексез элемтәдә торган алдакчыларның барлык күрсәтмәләрен үтәгән. Ул счетлардан ак­часын алып, вир­туаль карта ачкан һәм виртуаль счетка көн дә­вамында 1 миллион 141 мең сум ак­часын күчергән. Шуннан соң, аларның күрсәтмәләре буенча, әлеге счетларны бетергән. Банкның ялган хезмәткәрләренә өлкән хатын-кызны күчергән акчалары банкның төп офисындагы гомуми лицевой счетка баруын, аннары, законсыз рәвештә 50 мең сум акчаны алырга омтылу фактын ачыклагач, барлык акчалар аңа кире кайтарылачагына ышандыра алганнар. Матди зыян өчен барлык суммадан 15 процент күләмендә компенсация түләргә вәгъдә иткәннәр. Хатын-кыз өенә кайткач кына алдакчылар ятьмәсенә эләгүен аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән. 

Полиция хезмәткәрләре ачык­лаганча, тәтешле ­ханым алдакчылык фактлары булу ихтималы турындагы мәгъ­лүматларны яхшы белгән, газеталардан укыган, телевизордан караган, ләкин, шуңа да карамастан, билгесез кешеләргә ышанган һәм алар белән аралашып, көн дәвамында алдакчыларга үзенең барлык акчасын күчергән.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенники