Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте командасы Санкт-Петербургта узган Россиядә иң зур “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатында көмеш медаль яулады.

Безнең яшьләр Татарстанны чемпионат финалында “Коткаручылар эшләре” компетенциясендә тәкъдим итте, аңа сайлап алу июльдә Владивостокта узды, анда көллият курсантлары шулай ук икенче урынны яулаган иде.
– Финалга әзерләнү агымдагы елның июленнән көллият базасында барды. Команда составында – безнең курсантлар, – ди тренер-укытучы Александр Мерзлов.
Ул һәм тренер-укытучы Фәнис Гомәров чемпионатта катнашучыларны көн саен диярлек һөнәри осталыкка әзерләгән.
Чемпионат финалында яшьләргә өч блок биремне үтәргә кирәк булган: беренче көнне алар лабиринт һәм җиңел янучан сыеклыкларны сүндерү эшен башкарганнар, икенче көнне юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетергәннәр һәм җайланмаларны көйләү белән су сиптергәннәр, бәйгенең өченче көнендә асылмалы кичү, кантест – аркан буйлап вертикаль төшү-күтәрелү, коега төшү үткәргәннәр.
– Биремнәрне үтәгәндә егетләргә әллә ни кыен булмады, барысын да башкарып чыктылар, яңа мәйданчыкта ярышуларына карамастан, рух күтәренкелегендә булдылар, – дип билгеләп үтә тренерлар.
Нет комментариев