Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Рәмис Сафиуллов Тәтеш районы халкын Россия көне белән котлый

12 июнь – Россия көне.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районы халкын мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе белән котлый:

– Россия көне милли бердәмлегебезне, илнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылыгыбызны гәүдәләндерә. Россиянең төп көче аның кешеләре булуын бүген барыбыз да яхшы аңлый. Без Ватаныбызның күп гасырлык данлы тарихы һәм халкыбызның бөек казанышлары белән горурланабыз. Туган илебезнең тотрыклылыгы һәм иминлеге һәркайсыбызның тырышлыгына һәм хезмәтенә бәйле. Россия күбебез өчен кече Ватаныбыздан – без туып үскән, яшәгән, хезмәт иткән, балалар үстергән җирдән башлана. Без туган җиребезне яратабыз, аны тагын да матуррак, күркәмрәк итәргә тырышабыз.

Сезгә барлык башлангычларда уңышлар, үз көчегезгә ышаныч, рух күтәренкелеге телим. Һәр йортта якты һәм уңайлы булсын, ә һәр гаиләдә мәхәббәт, бәхет һәм иминлек хөкем сөрсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия көне