21 октябрь. Эшлекле дүшәмбе
(Тәтеш, 22 октябрь, "Тәтеш таңнары"). Район активы киңәшмәсендә җаваплы хезмәтләрнең узган атнадагы эшенә нәтиҗә ясадылар, агымдагы атнага бурычлар билгеләделәр; муниципалитеттагы оператив хәлне, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә көзге кыр эшләре комплексы үтәлеше барышын анализладылар; районның хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү буенча Тәтеш районы халык мәшгульлеге үзәге уздырган чаралар турындагы мәгълүматны тыңладылар.
Нет комментариев