Реклама
Җәмгыять
Редакция коллективында – югары бүләкләр
Казанда Татарстан журналистикасы өлкәсендә иң югары бүләк – “Бәллүр каләм” тапшырдылар.
“Авангард” газетасы редакциясе “Татарстан Республикасында илкүләм проектларны яктырту буенча ММЧның иң яхшы редакциясе” номинациясендә җиңүче булды.
Мәртәбәле республика бәйгесе – “Бәллүр каләм”дә безнең газета соңгы тапкыр 12 ел элек бүләккә лаек булган иде.
Хөрмәтле укучылар! Бу безнең белән сезнең уртак җиңү. Без сезнең өчен эшлибез! Безнең белән калганыгыз өчен рәхмәт!
Тантаналы чара кысаларында Татарстан редакцияләренең массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы да булды.
Татарстан Республикасының массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә зур өлеш керткәне һәм озак еллар фидакяр хезмәте өчен, хезмәттәшебез, дубляж газетасы мөхәррире-тәрҗемәче Сәмигуллина Сания Хәлим кызы ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәте белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев