Җәмгыять

Реквизитлар белдерү кәгазендә күрсәтелгән

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчелегенең шәһәрдә яшәүчеләр, район предприятиеләре һәм оешмалары коллективлары белән очрашу нәтиҗәләре буенча Тәтештә теркәлгән 18 яше тулган һәркемнән үзара салым программасы нигезендә 500 сум күләмендә акча җыю турындагы карар кабул ителде.

(Тәтеш, 3 март, “Тәтеш таңнары”, Юлия Калинина). 

– Гражданнарның үзара салым программасы буенча акчаны түләү хәбәрендә күрсәтелгән реквизитлар нигезендә күчерергә була. Ул шәһәрлеләрнең хезмәт урыны яки яшәү урыны буенча җибәрелә, – дип аңлата Тәтеш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Никоноров. – Үзара салым программасы буенча җыелган акча шәһәрдәге зиратларны коймалап алуга һәм җәмәгатьчелек территорияләрен төзекләндерүгә юнәлтелер дип планлаштырыла. 

Исегезгә төшерик, Бөек Ватан сугышы, хәрби хәрәкәтләр инвалидлары һәм катнашучылары, аларның толлары; РФ Кораллы Көчләре сафына хезмәткә чакырылучылар, махсус хәрби операциядә катнашучылар (контракт буенча хәрби хезмәткәрләр, мобилизацияләнүчеләр, иреклеләр) һәм аларның гаилә әгъзалары, төгәлрәге: ата-аналары, хатыннары, балигълык яшендәге балалары; хәрби уку йортлары курсантлары; I төркем инвалидлар; күп балалы гаиләләр; көндезге төрдә укучы студентлар; урта гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучылар үзара салым программасы буенча акча җыюда ­катнашмыйлар. 
 


Нет комментариев