Республикада балалар лагерьләрендә капиталь ремонт 80 процентка башкарылган
Татарстанда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә 2019 елдан бирле «Җәй – балаларга» дигән капиталь ремонт, реконструкция, балалар ялы һәм сәламәтләндерү оешмалары төзелеше программасы тормышка ашырыла. Әлеге программа ярдәмендә 6,97 млрд сумга 43 лагерь төзелгән һәм реконструкцияләнгән.
«Быел 19 балалар лагерендә капиталь төзекләндерү планлаштырылган. Аларның сигезендә эшләр төгәлләнгән инде, калганнарында эшләр 89 процентка башкарылган. Һәр объектка индивидуаль караш бар. Безнең өчен стеналарны яки обойларны гына яңарту түгел, ә объектның лагерь юнәлешенә туры килүе мөһим. Мәсәлән, лагерь инженерия юнәлешендә икән, димәк, техника, ут, стеналар туры килергә тиеш. Әгәр бу этномәдәни лагерь икән, димәк анда смена дәвамында үсмерләр республикада яшәүче төрле халыкларның мәдәнияте белән таныша алсын өчен барысы да бар. Мондый үрнәкләр күп, болар: спорт, волонтерлык, экологик, тел, гамәли сәнгать остаханәләре булган юнәлешләр», – дип сөйләде Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Министр сүзләренчә, яңартылган инфраструктура, бай программа ярдәмендә смена дәвамында балаларга файдалы гадәтләр сеңдерелә, төрле мастер-классларда, чараларда кызыксыну уяна. Болар барысы да «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.
2025 елда программага Татарстандагы һәм Анападагы 14 муниципаль берәмлектән 1,3 млрд сумга 19 объект кертелгән.
Татарстанның Тәтеш районындагы «Ласточка» балаларны сәламәтләндерү лагерендә һәм Ютазы районының «Дубравушка» лагерендә эшләр тулысынча төгәлләнгән.
Реновациядән соң быелның июлендә Әгерҗе районында «Алмалы» лагере ачылды. Монда клуб, йокы корпуслары, актлар һәм спорт заллары яңартылган.
Быелның июнь аенда Яшел Үзәндә ремонттан соң «Мечта» республика лагере ачылды.
2026 елда программа кысаларында Татарстанның һәм Анапаның 8 муниципаль берәмлегендә 12 лагерь төзекләндереләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев