Республикада борщ җыелмасы яшелчәләре арзанайды һәм банан кыйммәтләнде
Әмма банан, дуңгыз ите һәм кыяр бәясе артты.
9-16 сентябрь көннәрендә Татарстанда борщ җыелмасы яшелчәләренә һәм кайбер башка продуктларга бәяләр төште, әмма банан, дуңгыз ите һәм кыяр бәясе артты. Бу Татарстанстат мәгълүматларыннан билгеле булды.

Аерым алганда, кишернең килограммы 13,28 процентка, ягъни 43,54 сумнан 37,70 сумга, кәбестә 10,71 процентка, килограммы 41,90 сумнан 37,42 сумга, ә чөгендер 7,63 процентка, килограммы 43,23 сумнан 39,92 сумга кадәр арзанайган.
Үз чиратында, бәрәңге бәясе 9,76 процентка, килограммы 43,40 сумнан 39,15 сумга, ә суган 4,58 процентка, килограммы 39,50 сумнан 37,68 сумга кадәр төшкән.
Шулай ук помидорны 2,64 процентка (килограммы 129,63 сумнан 126,15 сумга кадәр), алманы 0,57 процентка (килограммы 123,86 сумнан 123,11 сумга кадәр), көнбагыш маен 1,66 процентка (килограммы 121,54 сумнан 119,53 сумга кадәр), шикәр комын 1,37 процентка (килограммы 70,00 сумнан 69,03 сумга кадәр) һәм онны 1,56 процентка (килограммы 41,94 сумнан 41,29 сумга кадәр) түбәнрәк бәядән сатып алырга була.
Банан 2,86 процентка (килограммы 133,35 сумнан 137,15 сумга кадәр), ә кыяр 1,34 процентка (килограммы 98,96 сумнан 100,21 сумга кадәр) кыйммәтләнде. Дуңгыз итенең дә бәясе 2,40 процентка артты, килограммы 308,49 сумнан 316,03 сумга җитте.
фото: Татар-информ
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-borshh-yelmasy-yaselcalare-arzanaidy-ham-banan-kyimmatlande-5893691
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев