Җәмгыять

Руль артында – гүзәл затлар

Тәтештә матур гадәткә кертелгән “Автоледи” бәйгесе булып узды.

(Тәтеш, 1 август, "Тәтеш таңнары"). Тәтештә матур гадәткә  кертелгән “Автоледи” бәйгесе булып узды. 

Быел бәйгедә 11 хатын-кыз катнашты. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә, машина йөртү осталыгында ярыштылар, шулай ук тәгәрмәч тә алыштырдылар.

“Хатын-кызлар арасында шоферлык осталыгы бәйгесе, беренче чиратта, кешеләрдә транспорт культурасын булдыруга, гүзәл затларны машина йөртүчеләр сафына җәлеп итүгә, сәламәт яшәү рәвешен киң җәелдерүгә юнәлтелгән”, – диде “БДД” ДБУның профилактика бүлеге әйдәп баручы белгече Анна Сергудаева.

Җиңүчеләр грамоталар, кубоклар, кыйммәтле бүләкләргә ия булды. 


Нет комментариев