Тәтеш ягы тарихы музее коллективы Казанда А. С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәк базасында узган “Халык костюмы шигърияте” күргәзмәсендә катнашты.
(Тәтеш, 22 октябрь, "Тәтеш таңнары"). “Күргәзмәдә сезнең катнашуыгыз рус киеме йоласын тагын да тулырак күрсәтергә мөмкинлек бирде, күргәзмә коллекциясен булдыру буенча көчләребезне берләштерү нәтиҗәсендә без Татарстандагы рус авылларының мәдәни гореф-гадәтләр байлыгын күрсәтә алдык”, – дип билгеләп үтелә үзәкнең директоры Наталья Комарның музей директоры Наталья Понедельникова исеменә тапшырган Рәхмәт хатында.
Нет комментариев