Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Сабан туе гөрләде: Алабирде

Милли киемнәр кигән авылның “Ак калфак”лы кызлары күңелле көй сузып мәйданга якынлашты.

(Тәтеш, 24 июнь, «Тәтеш таңнары»). Нинди матур күренеш!

Аңарда сабанчыларга дан, хөрмәт һәм ихтирам хисләре чагылды. Шулай итеп, Сабан туе башланып китте. Уңган авыл эшчәннәре җитәкчелек тарафыннан лаеклы бүләкләр белән бергә мактау сүзләре, ә җыелучылар тәбрикләүләр кабул итте. Мәйданчыкларда олысы-кечесе төрле уеннарда бик теләп катнашты. Бәйрәм бүләген һәркемнең алып каласы килә, чөнки ул иң кадерле ядкарь булып сакланачак. Алабирде Сабан туенда барысы да искиткеч итеп оештырылган иде. Ә батырга килгәндә, агачлыкта бәйләп куелган “җитди” тәкә Ленар Әхмәдуллинга насыйп булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев