Россия Федерациясе Президентын сайлау агымдагы елның 15, 16 һәм 17 мартында узачак.
2024 елда узачак сайлауда Россия Президенты Владимир Путин кандидатурасын яклап 2,5 миллионнан артык имза җыелган. Бу хакта кандидатның сайтында хәбәр ителә.
Шул ук вакытта, төбәкләрдән имза куелган кәгазьләр килүен дәвам итә.
Россия Федерациясе Президентын сайлау агымдагы елның 15, 16 һәм 17 мартында узачак. РФ Үзәк сайлау комиссиясе шундый карар кабул итте.
Үзәк сайлау комиссиясенә барлыгы 15 кандидат документларын тапшырды, аларның дүртесенә теркәлергә рөхсәт бирмәделәр.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/sailauda-vladimir-putin-kandidaturasyn-yaklap-25-millionnan-artyk-imza-yelgan-5881879
Нет комментариев