Самокатларда – яңа кагыйдәләр буенча
Россиядә 1 марттан электр самокатларында йөрү юл хәрәкәте кагыйдәләре белән җайга салына: кагыйдәләрне үтәмәү 800 сум штраф түләүне күз уңында тота.
(Тәтеш, 13 март, “Тәтеш таңнары”, Руслан Багиров).
Яңа кагыйдәләр буенча, электр самокатларында, гироскутерларда, сегвейларда, монотәгәрмәчләрдә һәм шуңа охшаш электр транспортында сәгатенә 25 чакрым тизлектән арттырмыйча йөрү рөхсәт ителә.
Җәяүле кичүендә самокаттан төшеп, аны кул белән тоткан килеш яныңнан алып барырга кирәк. Хокук бозган өчен 800 сум штраф яный.
Электр самокатында исерек килеш йөрү тыела: 1000-1500 сум штраф.
Электр самокатында икәүләшеп йөрү тыела: 800 сум штраф.
7 яшькә кадәрге балалар самокатларда бары тик олылар озатып йөрүендә һәм тротуарлар, җәяүлеләр, велоҗәяүлеләр юлларыннан гына йөри алалар.
7 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балигълык яшендә булмаучылар велосипедчылар өчен ясап куелган һәм йөрү өлешенең уң ягы буенча барырга рөхсәт ителгән зоналарда йөри ала, өлкәннәрнең күзәтеп торуы мәҗбүри түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев