Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Социаль контракт ярдәм иткән

Социаль контракт эш эзләү буенча аерым социаль ярдәм күрсәтү төренең берсе булып тора, ул эш эзләүче һәм эшкә урнашырга теләге булган аз керемле гражданнарга бирелә.

(Тәтеш, 20 март, “Тәтеш таңнары”, Мария Храмова). 

–  Районыбызда яшәүчеләр социаль контракт кебек шундый социаль ярдәм чарасыннан файдалану мөмкинлегенә ия, аның юнәлешләренең берсе гражданнарны эшкә урнаштыру, – дип аңлатма бирде Тәтеш районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Наталья Мулюкина. – Узган ел азагында безгә әлеге мәсьәлә буенча авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган Ирина Кильганова мөрәҗәгать итте. Ул социаль контрактның барлык шартларын үтәп, дүрт ай дәвамында матди ярдәмнән файдалана алды.    

Хәзерге вакытта кыз Тәтеш үзәк район хаста­ханәсендә эшли.

– Белгечлегем буенча мин бухгалтер, – диде Ирина. – Социаль яклау белән социаль контракт төзедем, халык мәшгульлеге үзәге аркылы миңа ЭВМ операторы хезмәтен табарга насыйп булды. Компьютер белеменең башлангыч нигезләре миндә бар, эш барышына төшенергә тәҗрибәле хезмәттәшләрем өйрәтте, шулай итеп тырышам, минем барысы да яхшы бара. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев