Солдатларга ярдәм итә
Җәмгыять

Солдатларга ярдәм итә

Тәтеш районы башлыгы Рә­мис Сафиуллов Украинага, махсус операциядә катнашучыларга, РФ Үзәк хәрби округы ­солдатлары өчен, алдан ук билгеләп ­куелган 60 тоннадан артык гуманитар ярдәмнең яңа партиясен илтте.

(Тәтеш, 24 август, “Тәтеш таңнары”).
–  Хәзерге вакытта алгы сызыктагы хәрби хезмәт­кәрләргә ярдәм һәм матди булышлык кирәк. Бөек Ватан сугышы елларында тылда булучылар үзләренең сак­лаучыларына – безнең солдатларга ничек итеп ярдәм итүләрен әти-әниләр сөйләгәннәрдән яхшы беләбез. Бүгенге көндә, Россия өчен җиңел булмаган вакытта, Украинадагы махсус операциядә катнашучыларга мөмкинлеге булган һәркем ярдәм итәргә тиеш, дип саныйм. Сүзе белән дә, гамәле белән дә, – дип уртаклашты Рәмис Хатыйп улы.   

Билгеләп үтәргә кирәк, гуманитар ярдәм район башлыгының шәхси акчасына оештырыла, һәм бу аның Украинага бишенче тапкыр баруы.  

фотоны Рә­мис Сафиуллов тәкъдим итте


Нет комментариев