Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда 10 меңнән артык кеше «Чиста булачак» экологик хәрәкәтендә катнашты

«Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте 2015 елда оешты һәм алга таба ТР Экология һәм табигать байлыклары министрлыгы канаты астында үсеш алды.

Казанда «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте активистларын бүләкләделәр. Быел республикада экологияне саклау темасына багышланган 500дән артык дәрес үткәрелгән, ә бу экологик хәрәкәт оешканнан бирле сигез елда аларның гомуми саны 1,2 меңгә җиткән.

Шулай ук 1 меңнән артык өмә уздырылган. Әлеге чараларда 10 меңнән артык кеше катнашкан, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы.

Экологик хәрәкәтнең төп бурычларыннан берсе – белем бирү-агарту эшчәнлеге. Активистлар һәрдаим балалар бакчалары, мәктәпләр, урта һөнәри һәм югары уку йортларында һ.б. экологияне саклауга багышланган дәресләр оештыра.

Экохәрәкәт табигатьне саклау эшчәнлегенә дә җитди игътибар бирә. 2023 елда гына да Россия күләмендә 4 экологик акция уздырылды. 

«Шушындый актив яшьләр тырышлыгы белән без федераль дәрәҗәдә дә югары нәтиҗәләргә ирешәбез, – дип искәртте ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский. – Экологик олимпиадаларда, экологик диктантта, «Россия суы» Бөтенроссия акциясендә җиңүләр – болар барысы да халкыбызның, һәм, әлбәттә, сезнең казаныш! Алга таба да шулай булсын!»

Моннан тыш, татарстанлылар экопроектлар гамәлгә ашыру өчен 4 грантка ия булды. Алар – «Экомәдәният», «Укы. Куллан. Эшлә!», «Кейс-чемпионатлар», «Чиста булачак» һәр почмакка».

«Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте 2015 елда оешты һәм алга таба ТР Экология һәм табигать байлыклары министрлыгы канаты астында үсеш алды. 

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин указы белән гамәлгә ашырыла.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/10-mennan-artyk-kese-cista-bulacak-ekologik-xarakatenda-katnasty-5878319

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев