Татарстанда 2024 елда  100 артык медицина учреждениесе ремонтланачак
Җәмгыять

Татарстанда 2024 елда 100 артык медицина учреждениесе ремонтланачак

Әлеге эшләргә финанслар «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча бүленә.

Капиталь ремонт 20 сырхауханә, 9 табиб амбулаториясе һәм 76 фельдшер-акушерлык пунктында үткәреләчәк, дип ачыклык керттеләр Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында.

«Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» проекты буенча ремонт эшләре 7 сырхауханәдә башланган инде. Шулай ук 2 табиблык амбулаториясе һәм 34 фельдшер-акушерлык пунктында да ремонт бара.

Үткән ел республиканың берничә районында гамәлдәге медицина учреждениеләренең 117 бинасы яңартылган.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-2024-elda-ilkulam-proekt-buenca-105-medicina-ucrezdeniese-remontlanacak-5884526


Нет комментариев