Татарстанда үлем-китем күрсәткечләре югары булган районнар билгеле булган
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
(Тәтеш, 18 январь, “Тәтеш таңнары”). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы Марат Садыйков 2022 елда республиканың кайсы районнарында үлем-китем дәрәҗәсе иң югары булуы хакында хәбәр итте.
Министр 36 муниципаль районда гомуми үлем-китем дәрәҗәсенең республикадагы уртача күрсәткечләрдән югарырак булуын әйтте. Марат Садыйков сүзләренчә, Кайбыч, Яңа Чишмә, Югары Ослан, Чүпрәле һәм Апас районнарында үлем-китем дәрәҗәсе аеруча югары.
Шул ук вакытта, Питрәч районында, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Казан шәһәрләрендә үлем-китем дәрәҗәсе иң түбән булып кала.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/marat-sadyikov-ulem-kitem-daraase-in-yugary-bulgan-raionnarny-atady-5865753
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев