Тәтеш балалар бакчасында «Безнең канатлы дусларыбыз » дигән чара узды
Ел саен 1 апрельдә бөтен планета Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә.
Ел саен 1 апрельдә бөтен планета Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә.
Тәтеш балалар бакчасында да бүген «Безнең канатлы дусларыбыз» дигән чара үткәрелде. Бу чарада катнашучы балалар кайсы кошларның безнең янәшәдә ел әйләнәсе яшәве, ә кайсыларының яз көне җылы җирләрдән кайтулары турындагы белемнәрен ныгыттылар.
Балалар урман буйлап виртуаль экскурсиядә булдылар, кошларның җырлауларын тыңлап ләззәтләнделәр. Бәйрәм кунаклары Кара Карга, Аккош һәм Саескан балалар өчен кызыклы сынаулар үткәрделәр. Балалар «Тургай», «Казлар — аккошлар», «Кошчыклар» күңелле танып белү уеннары уйнадылар, кошлар турында табышмаклар чиштеләр, мәкальләр, әйтемнәрне искә төшерделәр, җырладылар һәм шигырьләр сөйләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев