Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Тәтеш мае мактаулы булган

Тәтештәге май-сыр ком­бинаты хезмәт­кәр­ләренең узган санда бас­ты­рылган фотосурәте тәтешлеләрдә тирән тәэсирләр уятты.

 

Нина Рыбакина:
– Фотода үземнең хез­­мәттәшләремне ­шундук таныдым, бу май җи­теш­терүдә эшләүчеләр. Алгы якта – Надежда Шоронина, икенчесе – Нина Васина. Сурәттә – өзлексез эшләүче җайланма, алар шунда хезмәт ­куйдылар.  Сепаратордан сөт каймакка һәм аертылган сөткә бүленде. Каймак эшкәртелде, алардан май ясалды, аертылган сөтне тәтешлеләр мал-туар өчен алдылар. Мин үзем җәйге каникулларда 15 яшемнән Чинчуринодагы май заводында эшләдем, минем әни шунда хезмәт куйды, 18 яшьтә ит-сөт сәнәгате училищесына укырга кердем. Аны тәмамлагач, Чинчуринода мастер ярдәмчесе булдым. Анда май заводы кечкенә, кул хезмәте белән башкарыла, идәннәре агачтан иде, майны мичкәдә эшкәртеп ясадылар, май язгычны дүртәүләшеп әйләндерәләр иде. Екатерина Филипповна Карпычева сыр ясау­чы иде, ул безне күп нәр­сәләргә өйрәтте, остазыбыз булды. Безнең “Российский” сыры ул чакларда Советлар Союзында беренче урыннарны биләп торды. Тәтешкә мин 1965 елда күчендем һәм май-сыр комбинатында мастер булып эшли башладым, бу вакытта ул Лермонтов урамында урнашкан иде. Кибетләр өчен сыр, май, сөт ризык­лары ясадылар. Аннары сиксәненче еллар азагында яңа май заводы төзеделәр. Шуннан соң инде кефир, каймак чыгара башладылар, төргәкләү линиясе булдырылды. Коллектив дус иде, җәйге айларда өчәр смена эшләдек, планны үтәргә тырыштык, арттырып үтәдек. Майны Казанга май суыту комбинатына ташыдылар. Май буенча без респуб­ликада призлы урыннарны биләп тордык, майның сыйфатын карау бар иде, җиңүчеләрне комиссия билгеләде. Без үзебез дә тәҗрибә уртак­лашу буенча республика буйлап йөрдек, һәм безгә дә хезмәттәшләр килделәр. Минем барлык 42 ел хезмәт гомерем сөт сәнәгатендә узды, сабый чактан алып пенсиягә чыкканчыга кадәр, шулай итеп мин хезмәт ветераны булдым. Ул чакларны әлегә кадәр җылылык белән искә алам, фоторәсемдә сурәтләнгән кешеләр белән хәзер дә дус булып калуыма шатланам.

Реклама

Надежда Рычакова:
– Минем каенанам Александра Николаевна Рычакова май заводында май ясаучы булып эшләде, шуңа күрә мин күп кенә хезмәткәрләрне таныдым, таныш йөзләрне күрдем, бу май ясаучы­лар Надежда Шоронина белән Нина Васина. Әле тагын Галина Йосыпова май ясаучы иде, Галина Кос­тягина – смена мастеры. Лаборантлар Валя апа Юркинаны, Раиса Маханованы, Тәнзилә Саттарованы искә алам. Нәзирә Хәкимованы, Роза Ярмөхәммәтованы хәтерлим.  

Нина Овчинникова:
– Болар безнең искиткеч май ясаучылар – Нина Васина белән Надежда Шоронина. Тагын бер фотосурәт төшерелгән иде, анда мин дә бар. Тәтештәге май-сыр ­комбинатында мин 1995 елдан 2005 елга кадәр өлкән мас­тер ­булып эшләдем. Коллектив дус иде, ике сменада эшләдек. Без күп продукция чыгардык, исемлектә 15 төр исәпләнә иде. Сөтне район хуҗалыкларыннан китерделәр һәм биш сәгать дәвамында алардан инде безнең гаҗәеп майны ясадык. Тәүлеккә 100 тоннадан артык сөт эшкәрттеләр. Тәтеш атланмаеның сыйфаты бик яхшы була иде, безнең май ясаучылар рес­публика бәйгеләрендә призлы урыннар алдылар. Миңа Николай Пет­рович Кузин белән эшләргә насыйп булды, ул комбинатның генераль директоры иде. Ул гадел, таләпчән, кырыс җитәкче, шул ук вакытта ярдәмчел, киң күңелле кеше иде. Аның: “Сөтнең бер генә тамчысы да канализациягә эләгергә тиеш түгел, бөтен продукция – тәтешлеләр өстәлендә булырга тиеш”, – дигән сүзләрен хәтерлим әле.

 Ирек Сибгатуллин:
–  Фотосурәттә май ясау­чылар Надежда Шоронина белән Нина Васинаны таныдым. Мин май заводында 25 ел шофер булып эшләп чыктым, башта Лермонтов урамындагы искесендә хезмәт куйдым, аннары 1988 елның апрелендә яңаны ачтылар. Ленин урамында урнашкан сөт кибетенә көнгә ике тапкыр 48шәр фляга илтә идек. Иске заводта сөт, каймак һәм эремчекне флягаларга агызалар иде, ә яңасында инде төргәкләп эшләнде. Бер тәүлеккә 120 тоннага кадәр сөт кабул иттеләр, эшкәрттеләр. Ул чакта 100дән күбрәк кеше хезмәт куйды. Май заводы продукциясен шәһәр халкы өчен автокибетләр белән соңрак алып чыгалар иде, алар өч ноктада сәүдә иттеләр. Ярминкә вакытларында Казанга бардык, һәм, районнардан берничә май заводы сату итсә дә, казанлыларның күбесе нәкъ тә Тәтеш маен көтәләр иде, ул кулланучылар тарафыннан югары бәяләнде, мактаулы иде. Коллектив дус иде, бик теләп эшләдек.  Инде күптәннән пенсиядә булсам да, еш кына мин төшемдә үземне руль артында кешеләргә Тәтештәге май заводының файдалы һәм тәмле азык-төлекләрен ­ташуымны күрәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев