Тәтеш районы башкарма комитетының яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге начальнигы билгеләнде
Җәмгыять

Тәтеш районы башкарма комитетының яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге начальнигы билгеләнде

Яңа вазифага билгеләнү.

Тәтеш районы башкарма комитетының яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге начальнигы итеп шу­шы бүлекнең начальник урынбасары вазифа­сын биләгән Әхтәмова Ксения Валерьевна билгеләнде.

Ул 1992 елның 17 ок­тябрендә туа.

Тәтеш педагогика көл­лиятен, Тәтеш авыл ху­җалыгы техникумын, Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлый. 

“Батырлык” яшүсмерләр клубы педагог-оештыручысы булып эшли, 2020 елдан Тәтеш районының яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге начальнигы ­урынбасары булып хезмәт куя.  
 


Нет комментариев