- Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте белән 11 март изге Рамазан аеның беренче көне. Без бу айны һәрвакыт илһам белән каршы алабыз, Аллаһыга рәхмәтебезне белдерәбез. Ул безгә ураза аша үзенә якынаерга мөмкинлек бирә һәм игелекле гамәлләр кылырга ярдәм итә.
Пәйгамбәребез с.г.в: «Әгәр дә кешеләр Рамазан аенда нәрсә бар икәнлеген белсәләр, Рамазан аеның ел буе булуын теләрләр иде», — дигән. Шуңа күрә Рамазан аеның нинди кадерле вә изге ай икәнен истән чыгармыйк. Бу изге айны гыйбадәттә үткәрергә тырышыйк! Тарихка күз салсак, әби-бабаларыбызның түземлелек һәм сабырлык белән бөтен авырлыкларны кичерүләрен, Аллаһы Тәгалә кушканнарны яратып үтәүләрен күрербез. Һәм без алар үрнәгенә иярергә тиеш.
Ураза – ашау-эчүдән тыелып тору гына түгел, ә бөтен гөнаһлы гамәлләрдән тыелу. Рамазанның һәр минуты бәяләп бетергесез, димәк, без бу вакытны Аллаһы Тәгалә каршында бөтен җаваплылыгыбыз белән һәм кылган гамәлләребезнең нәтиҗәләрен аңлап яшәргә тиеш, шулай ук шуны да онытмаска кирәк: Аллаһы Тәгалә бүләге һәр игелекле гамәл өчен күп тапкырлар арта. Аллаһ Раббыбыз барчаларыбызга иман ныклыгы, тән сәламәтлеге бирсен. Ошбу фарыз булган Раббыбызның әмерен җиңеллек белән үтәргә насыйп булсын.
Нет комментариев