Тәтеш районында кадрлар алышыну
Җәмгыять

Тәтеш районында кадрлар алышыну

Яңа вазифага билгеләнү

Аракчеева Наилә Ринат кызы “Яңа гасыр” яшьләр мәдәни-күңел ачу үзәге директоры итеп билгеләнде.

Ул 1993 елның 17 октябрендә Тәтеш­тә туа. “Юриспруденция, ме­нед­жмент” белгечлеге буенча 2015 елда Ульяновск дәүләт униве­рситетын тәмамлый.

Хезмәт юлын банк бүлегендә хезмәт күрсәтү буенча өлкән менеджер вазифасыннан башлый, аннары ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Тәтеш районы буенча әйдәп баручы консультанты, “Яңа гасыр” яшьләр мәдәни-күңел ачу үзәгендә методист, “Форпост” үзәге директоры булып эшли.
 


Нет комментариев