Тәтеш районында кадрлар алышыну
Җәмгыять

Тәтеш районында кадрлар алышыну

Яңа вазифага билгеләнү.

Әхмәдуллин Айрат Данияр улы “Форпост” җәмәгать тәртибен сак­лау буенча яшьләр (студент­лар) фор­миро­вание­ләренең Тәтеш территориаль үзәге директоры итеп билгеләнде.

Ул 1980 елның 6 апрелендә Тәтештә туа. Тәтеш педагогика училищесын, Алабуга махсус урта милиция мәктәбен тәмамлый. Район эчке эшләр бүлегенең милиция участок уполномоченныеннан алып Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы эчке эшләр бүлеге начальнигының беренче урынбасарына, полиция под­полковнигына кадәрге һөнәри юл үтә. 2022 елдан Тәтеш муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча киңәшчесе булып эшли.


Нет комментариев