Җәмгыять

Тәтеш шәһәренең Үзәк паркында «Аеклык-тормыш нормасы» тематик сәгате узды

Ул Бөтендөнья аеклык көненә багышланган.

(Тәтеш, 11 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). 9 сентябрьдә Тәтеш шәһәренең Үзәк паркында Бөтендөнья аеклык көненә багышланган «Аеклык-тормыш нормасы» тематик сәгате узды.  Аны Тәтеш районы мәдәният йорты хәбәр итә.

Чарада барышында организмга зарарлы матдәләрнең тискәре йогынтысы турында сөйләделәр. Тормыш агачына яфраклар ябыштырылды, анда яшүсмерләр үз теләкләрен һәм якын кешеләрнең сәламәтлеген ничек саклау юлларын язып үттеләр.


Нет комментариев