---
Тәтеш үзәк район хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре Казанда 7нче хастаханә карамагындагы районнар арасында уздырылган Спартакиадада катнаштылар.
Сайлап алу ярышларында катнаштылар: Вадим Бакунин - йөгерү, волейбол, футбол;
Светлана Ханова - аркан тарту;
Индира Мөбәрәкова - бадмингтон;
Екатерина Краснова - йөгерү;
Руслан Измайлов - домино;
Илья Хышов - шахмат.
Аннары медицина хезмәткәрләре арасындагы республика Спартакиадасында иң яхшылар берләшкән җыелма команданы тәкъдим итәчәкләр.
Нет комментариев