Тәтешле велосипедны үзе ясаган
Җәмгыять

Тәтешле велосипедны үзе ясаган

Тәтеш ягы тарихы музееның Сугышчан дан залында гаҗәеп экспонат: агач велосипед бар.

(Тәтеш, 13 октябрь, “Тәтеш таңнары”, Алинә Тарханова).
Әлеге техниканы Кошки-Новотимбаево авылында туган, Бөек Ватан сугышында катнашкан Степанов Яков Федорович 1946 елда үзе ясаган.   

Фронтовик ­Берлинга ка­дәр барып җиткән. Ул нәкъ тә шунда, шәһәр урамнарында, велосипед күргән, бу аңарда сок­лану уяткан. Яков Федорович балалары өчен агачтан шундый ук велосипед ясау теләге белән янган. Малайлар мондый транспортка ия булырга хыялланганнар. Сугыштан соңгы ­елларда да әле велосипед уртача керемле кешеләр өчен җитешлек билгесе булып калган. Сугышчы фронттан кайткач, үзенең хыялын чынга ашырган. Агач велосипед – җирлектәге барлык бала-чагаларның зур шатлыгына әйләнгән. Балалар аңарда чиратлашып йөргәннәр һәм моңа бик сөенгәннәр.

фото:  Тәтеш ягы тарихы музееннан


Нет комментариев