Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәтешлеләр пьедесталны бирмәделәр

Майның соңгы көннәрендә Тәтештәге ату стендында кызу ярыш барды.

Анда, ату мәйданчыгында, РСФСРның, СССРның атказанган тренеры Солтан Яруллин истәлегенә багышланган стендка ату буенча Россия Кубогының икенче этабы узды.
Ярышларда катнашу өчен илнең төрле төбәкләреннән 122 спортчы килде. Татарстаннан делегация иң күпчелеге иде – 95 кеше, аңарга Казан, Тәтеш һәм Саба районнарыннан мәргәнчеләр керде. Гомумән алганда, “скит” һәм “трап” стендында 12 комплект бүләк уйнатылды.
Ярышларның беренче медаль көнендә квалификация лидеры Геннадий Мамкин, траншея стендында Краснодар краеннан килгән атучыга алтынны оттырып, көмеш медаль ­яулады. Александр Филиппов бронза призер булды. Хатын-кызлар ярышында Милена Видманова мактау пьедесталының югары баскычына күтәрелде. Алинә Әхәтова бронза медаль яулады.
“Спорт резервы” ­классында егетләр арасында – Иван Васин, кызлар арасында Диләрә Урманова җиңүче булды.
Икенче медаль көнендә траншея стендында Геннадий Мамкин белән Айсылу Абдурахманова “микст”та иң көчлеләр булдылар. Әлеге пар квалификация нәти­җәләре буенча лидерлык итте, ә алтын матч­та Александр Филиппов һәм Диана Валиуллованы 6:2 исәбе белән җиңде. Тимур Гатауллин белән ­Дарья Савельева ярышларның бронза призерлары булдылар.
Соңгы көнне “микст”та Максим Афанасьев белән Ландыш Кварталова җиңү яуладылар.
Квалификация нәтиҗәләре буенча пар ранжир өчен атышларда җиңеп чыкты һәм алтын матч­та Камил Хәйруллин белән Альбина Шакированы җиңде. 
Бүләкләү тантанасында район башлыгы Рәмис Сафиуллов, стендка һәм пуля белән ату федерациясе президенты Сергей Демин һәм ярышларның баш хөкемдары ­Виталий Вахтуров ­катнашты. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев