Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тәтештә «Дөнья барысына да бер генә» мастер – классы булып узды

Мастер-классны Башчы авылы клубы мөдире Гөлия Тураева үткәрде.

13 гыйнвар Тәтеш районы мәдәният йортында «Тәтеш балкышы» комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең көндезге төркеменә йөрүчеләре өчен «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында «Дөнья барысына да бер генә» мастер – классы булып узды. Бу хакта Тәтеш район мәдәният йорты хәбәр итә.

Мастер-классны Башчы авылы клубы мөдире Гөлия Тураева үткәрде. Очрашуда катнашучылар атлас тасмаларның үзенчәлекләре һәм төрләре, аларның декоратив-гамәли иҗаттагы өстенлекләре турында белделәр. Һәр катнашучы күзләрне сөендерә һәм күңелне җылыта торган роза булдыра алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев