Тәтештә ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча лекция узды
Җәмгыять

Тәтештә ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча лекция узды

Табиб-инфекционист Равия Рәхимова Тәтеш үзәк район хастаханәсе медицина персоналы арасында ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча лекция үткәргән.

Чара "Озын һәм актив гомер" илкүләм проекты кысаларында оештырылган һәм СПИД белән көрәш атнасына багышланган.

Равия Расих кызы чирнең тарихы, дөнья һәм ил буйлап таралу статистикасы турында сөйләгән.
Профилактик чараларның мөһимлеген, бигрәк тә медицина хезмәткәрләре арасында, фаҗигале хәлләр килеп чыккандагы гамәлләрне искә төшергән.


Нет комментариев