Татьяна Шимурина: Укучылар газета турында
Бүген – Татарстан Республикасы Матбугаты көне.
(Тәтеш, 19 май, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова, автор фотосы).
Татьяна Шимурина:
– “Авангард” газетасын әнием гомере буе яздырды. Мин дә эшләгәндә төрле вакытлы матбугатны ала идем. Хәзер пенсиядә булгач, күп итеп газета-журналлар яздырырга мөмкинчелек юк, ә безнең газетадан аерыла алмыйм. Бер карасаң, ярты елга әллә ни зур сумма да чыкмый, аның каравы газетада безнең районнан да, республикабыздан да мәгълүматлар күп. Беренче биттән алып соңгысына кадәр укыйм, барысы да кызыклы. Чөнки өйдә генә торам, шәһәрдә нәрсәләр эшләнүен белмим, ә газетада кайда төзелеш, ремонт баруын, спортчыларыбызның нинди уңышларга ирешүен язып торалар, төрле мәгълүмати хәбәрләр бар. Фермерлар, җирдә хезмәт куючы кешеләр турында укуы күңелле.
Газетаны шулай ук икенче ярты еллыкка да рәсмиләштердем, абонементны редакциягә китердем, бәлки, приз насыйп булыр, бер тапкыр инде мин бүләк откан идем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев