Тикшерүләр исемлеге зурайды
Диспансеризация “Озын һәм актив гомер”, “Гаилә” илкүләм проектлары кысаларында түләүсез үткәрелә.
– 2025 елда диспансеризация һәм профилактик тикшеренү нәтиҗәләре буенча Татарстан халкында 100 меңнән артык чир ачыкланган, республикадагы һәр 10 кешенең берсендә төрле авырулар арту куркынычы булган.
Профилактик ярдәм күрсәтү өлкәсендә быел яңалыклар барлыкка килде. 18 – 40 яшьлек барлык пациентларда канда липопротеинны (а) бер тапкыр билгеләү һәм липид профилен (атеросклерозны профилактикалау өчен) бәяләү башкарылачак, 18 – 39 яшьтә – 6 елга бер тапкыр, 40 һәм аннан өлкәнрәк яшьтә – 3 елга бер тапкыр.
21 – 49 яшьлек хатын-кызларда “репродуктив диспансеризация” узганда 5 елга бер тапкыр югары канцероген куркынычлы кеше папилломасының ДНК-вирусларын билгеләү үткәреләчәк (аналык муентыгы яман шешен профилактикалау). Уңай нәтиҗә булганда – цитологик тикшеренү каралган. Артериаль гипертензия һәм шикәр диабеты булган пациентларны диспансер күзәтүе аерым очракларда телемедицина технологияләрен кулланып, дистанцион рәвештә башкарылырга мөмкин. 2026 елда диспансеризация үтәргә мөмкин булган кешеләр: 1987, 1990, 1993, 1996, 1999, 2002, 2005 һәм 2008 елларда туучылар.
40 яшьтән өлкәнрәкләргә диспансеризацияне ел саен узарга кирәк, – ди Тәтеш үзәк район хастаханәсенең участок табиб-терапевты Динара Хәбибуллина.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев