Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Торак йорт янган

Тәтештә шәхси йортта янгын чыккан.

(Тәтеш, 15 август, «Тәтеш таңнары»). 

Янгын сүндерүчеләр килгәндә йортның стенасы ялкынланып, шулай ук йортның чормасы кара төтенләп яна торган булган. Янгынның гомуми мәйданы 12 квадрат метрны тәшкил иткән. Ут телләренең күршедәге йортка күчү куркынычы күзәтелмәгән. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кешеләр ­булмаган. 
Янгын чыгу нәтиҗәсендә шәх­си торак йортка зыян килгән, имгә­нүчеләр һәм җәрәхәт алучылар юк. Янгын чыгуның башлангыч сәбәбе – ут төртү.  
Әлеге очрак уңаеннан, ТРның Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлегенең өлкән инспекторы Андрей Харитонов искә төшерә: ут төртү яки явыз ният белән чит кеше милкен юк итү яисә янгын нәтиҗәсендә зыян китерү – җинаять җәзасына җәлеп ителә торган гамәл.

Реклама


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев