Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Төрле еллардагы чыгарылышлар студент тормышындагы хатирәләрен уртаклашалар: авыл хуҗалыгы тех­никумы

25 гыйнвар – Россия студентлары көне (Татьяна көне)

(Тәтеш, 25 январь, “Тәтеш таңнары”). Тәтештә ике урта махсус уку йорты – гражданнарны яклау көллияте һәм  авыл хуҗалыгы тех­никумы бар. Берничә дистә еллар эчендәге эшчәнлек өлкәсендә бөтен илгә танылган белем бирү учреждениеләрендә мәктәпләр, балалар бакчалары, җәмәгать туклануы, авыл хуҗалыгы тармаклары, МЧС структуралары өчен меңәрләгән белгеч әзерләнелгән. Төрле еллардагы чыгарылышлар студент тормышындагы иң матур хатирәләрен бүген безнең белән уртаклашалар.  


1921 елдан 1929 елга кадәр – түбән баскыч техникумы. 
1929 елдан 1936 елга кадәр – авыл хуҗалыгы мәктәбе.
1936 елдан 1940 елга кадәр – Татарстан АССР күмәк хуҗалык хезмәткәрләренең белемен күтәрү өлкә мәктәбе. 
1940 елдан 1944 елга кадәр – урта авыл хуҗалыгы мәктәбе.
1944 елдан 1956 елга кадәр  – берьеллык авыл хуҗалыгы кырчылары мәктәбе.  
1956 елдан 1968 елга кадәр – авыл хуҗалыгы техникумы. 
1968 елдан 2002 елга кадәр – совхоз-техникум. 
2002 елдан – авыл хуҗалыгы техникумы. 

 Владимир Журавлев, 1992 елгы чыгарылыш:
– Миндә шундый сорау туа: нигә олы яшьтәгеләр, югыйсә өлкәннәр дә инде, белем алуга омтылалар. Безнең белән бергә парта артында Анатолий утырды, аңа 55 яшь иде һәм монда техникумда аның кызы укыды. Ул вакытка мин үзем тракторчы булып эшли идем, укырга мәктәптән соң керергә кирәк, ә армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң түгел, дип уйладым. Студент еллары – иң күңелле вакытлар дип саныйм. Бик күп яхшы кешеләр белән таныштым, шактый дусларым барлыкка килде. Укытучылар хәтеремдә саклана. Алар безгә карата ихтирамлы булдылар, без, студентлар, барыбыз да эшләдек тә, укыдык та. Хәзерге вакытта мин “Бакырчы” авыл хуҗалыгы предприятиесендә баш агроном булып хезмәт куям. Уку барышында алган белемнәрнең миңа һөнәри эшчәнлегемдә файдасы тиде.  

 Людмила Анисимова, 1993 елгы чыгарылыш:
– Студент елларында Әлмәткә баруыбыз иң матур хатирәләрнең берсе булып истә калган. Безне өченче курс­тан соң, агрохимия лабораториясенә практика узарга җибәрделәр. Зур сумкаларыбызны тутырып юлга кузгалдык, ул чакта бу юл озын һәм озак булыр кебек тоелган иде. Шулай да юлда күңелле булды, шуңа да ул тиз үтте. Без 10 студент идек, дүртебез – кызлар. Туфракның кислоталылыгын билгеләү өчен безгә кырдан анализлар җыярга куштылар. Басу буйлап җигелгән атларда, арбаларда йөрдек. Бик мавыктыргыч булган иде.  


 Зиннур Габдуллин, 1982 елгы чыгарылыш:
– Армиядән кайткач, техникумда укуымны дәвам иттердем. Мин хезмәт иткән арада, яңа авыл хуҗалыгы техникумы бинасы төзегәннәр һәм файдалануга тапшырганнар иде. Мин яраткан шөгылем – спорт белән мавыга башладым. Озак та үтми мине “Урожай” ДСО рәисе итеп билгеләделәр. Үзем өйрәнүләр уздырган хоккей һәм футбол командалары оештыруыма мин әлегә кадәр шатланам. Техникумда миңа кадәр хоккей командалары беркайчан да булмады. Беренче елны бозда без күрсәткечләргә ирешә алмадык, әмма икенче елны инде уңышларыбызны күрсәттек. Футбол буенча да шулай ук һәрчак призерлар исәбендә булдык. Кичләрен шулай ук дискотекалар, мәдәни-спорт чаралары оештырдым һәм аларны алып бардым, анда зал тутырып җыелалар иде. Хәтта спектакльләр куйдык, үземнең дә ике пьеса язуымны хәтерлим.   

фото: архив/Авангард
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев