ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы проблемалы мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итә.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Тәтеш районы буенча Яшел Үзән территориаль органының кайнар линия телефонына Тәтеш районында яшәүче хатын-кыздан сорау килгән.
“Мин социаль челтәр аша интернет-кибеттән костюмга заказ бирдем. Товар килде, мин акчалата түләдем. Әмма костюм үлчәме буенча туры килмәде, гәрчә башта товарны алыштыру яки кире кайтару мөмкинлеге турында әйтелгән булса да. Мин менеджер белән элемтәгә керергә тырышып карадым, ләкин ул миңа җавап бирмәде. Контакт телефоны һәм электрон адресы да юк, кибетнең факттагы адресы билгеле, ләкин ул миннән еракта урнашкан. Оешманың реквизитларын мин Интернетта таптым. Бу очракта мин нәрсә эшли алам?” – дип сорый Валентина И.
– “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы Законның 26.1нче маддәсе нигезендә (товарларны дистанцион ысул белән сату), сатып алучы товарны алганчыга кадәр – теләсә кайсы вакытта, ә товарны алганнан соң 7 көн эчендә товардан баш тартырга хокуклы.
Тиешле сыйфаттагы товарны кире кайтару тәртибе һәм вакытлары турындагы мәгълүмат товарны китерү вакытында язма рәвештә бирелмәгән очракта, сатып алучы товарны тапшыру вакытыннан алып 3 ай эчендә товардан баш тартырга хокуклы.
Тиешле сыйфаттагы товарны кире кайтару товарның тышкы күренеше, куллану үзенчәлекләре, шулай ук әлеге товарны сатып алу фактын һәм шартларын раслый торган документ сакланып калган очракта мөмкин. Сатып алучыда күрсәтелгән документның булмавы аны әлеге сатучыдан товар сатып алуның башка дәлилләренә таяну мөмкинлегеннән мәхрүм итми.
Бу очракта кибет адресына дәгъва язарга һәм товар алмаштыруны яки түләнгән бәяне кире кайтаруны таләп итәргә кирәк, – дип аңлатты бирелгән сорау буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Елена Сазонова.
Больше информации на официальной странице Госалкогольинспекции РТ.
фото: Татар-информ
Нет комментариев