Операцияне үткәрү барышында 34 техника тикшерелгән, тракторчы-машинист таныклыгы булмаган килеш рульгә утырган, теркәү документларсыз файдаланган өчен административ хокук бозулар турында 15 беркетмә чыгарылган.
(Тәтеш, 6 октябрь, «Тәтеш таңнары»). “Хосусыйчы” профилактик операциясе кысаларында дәүләт техник күзәтчелек инспекторлары белән берлектә Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан үзйөрешле техникалар һәм аларга тагылма арбаларны тикшерү буенча бердәм рейдлар уздырылды.
Операцияне үткәрү барышында 34 техника тикшерелгән, тракторчы-машинист таныклыгы булмаган килеш рульгә утырган, теркәү документларсыз файдаланган өчен административ хокук бозулар турында 15 беркетмә чыгарылган. “Үзйөрешле техникалар һәм тагылма арбаларны файдаланганда хокук бозулар ачыкланган очракта административ чаралар йогынтысы алга таба да кулланылачак”, – дип хәбәр итте ТР Тәтеш һәм Тәтеш районнары буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Сергей Балантаев.
Нет комментариев