Тәтеш районы ­башлыгы ­Рә­мис Сафиуллов рай­онның мәдәният хез­мәткәрләренә үзенең мө­рәҗәгатендә билгеләп үтте
Җәмгыять

Тәтеш районы ­башлыгы ­Рә­мис Сафиуллов рай­онның мәдәният хез­мәткәрләренә үзенең мө­рәҗәгатендә билгеләп үтте

25 март – мәдәният хезмәткәре көне

(Тәтеш, 24 март, «Тәтеш таңнары»). Тәтеш районы ­башлыгы ­Рә­мис Сафиуллов рай­онның мәдәният хез­мәткәрләренә ­бәй­рәм уңаеннан үзенең мө­рәҗәгатендә билгеләп үтте:

– Сезнең хезмәт сөю­чәнлегегез, битараф булмавыгыз  ярдәмендә безнең җәмгыять тормышында мәдәнияткә карата тирән мөнә­сәбәт саклана һәм үсә. Сезнең хезмәтегез Тәтеш районының тарихи-мәдәни мирасын сак­лауда, яшь буынны әдәпле тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия.
Сезгә сәнгатькә, халык иҗатына, музей һәм китапханә хезмәтенә игъти­барлы, сакчыл булганыгыз өчен,  сезнең ­даими иҗади эзләнүегез, матурлыкны яратканыгыз һәм шушы яратуны башкаларга өйрәтергә омтылганыгыз өчен ­хөр­мәтем зур.
Мәдәният ветераннарына һө­нәрләренә чиксез туг­рылыклары өчен рәх­мәт белдерәм. 
Сезгә сәламәтлек, яңа иҗади җиңүләр һәм казанышлар, җитешлек ­телим. 
 


Нет комментариев