Районның җирле үзидарә органнарында озак еллар һәм фидакарь хезмәте өчен район башкарма комитеты төзелеш, торак-коммуналь һәм энергетика бүлеге начальнигы урынбасары Кудяков Илгиз Сафа улы Тәтеш муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
(Тәтеш, 8 декабрь, Тәтеш таңнары).Районның җирле үзидарә органнарында озак еллар һәм фидакарь хезмәте өчен район башкарма комитеты төзелеш, торак-коммуналь һәм энергетика бүлеге начальнигы урынбасары Кудяков Илгиз Сафа улы Тәтеш муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Тәтеш кадет мәктәп-интернатының 11нче сыйныф укучысы Александр Долгов җәмгыять белеме буенча “Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!” республика олимпиадасы призеры Дипломы белән бүләкләнде.
Тәтеш кадет мәктәп-интернатының җәмгыять белеме укытучысы Лабутин Алексей Николаевич җәмгыять белеме буенча мәктәп укучыларының “Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!” республика олимпиадасы призеры әзерләгән өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы грамотасы белән бүләкләнде.
Нет комментариев