Түбән Тарханда «Чәчәкле фантазия» исемле мастер-класс узды
Чара барышында китапханәче атлас тасмалардан заманча кул эшләре барлыкка килү тарихы турында сөйләде.
Яңа ел ялын оештыру кысаларында Түбән Тархан авылы китапханәсендә «Чәчәкле фантазия» исемле атлас тасмалардан розалар ясау буенча мастер-класс үткәрелгән.
- Чара барышында китапханәче атлас тасмалардан заманча кул эшләре барлыкка килү тарихы турында сөйләде һәм аларны әзерләүнең төрле төрләре һәм техникасы белән таныштырды. Китапханәдә Айзатуллов Илназ нәфис һәм пөхтә чәчәкләр ясауда үзенең осталыгын күрсәтте. Ул атлас тасмаларны ничек дөрес кисәргә, бөкләргә һәм ябыштырырга икәнен җентекләп аңлатты һәм күрсәтте. Катнашучылар гади материаллардан үз куллары белән ясалган ачык һәм үзенчәлекле гөлләмәнең ничек барлыкка килүен кызыксынып күзәттеләр. Мастер-класс барышында катнашучылар таҗ яфраклары ясау күнекмәләрен үзләштереп кенә калмадылар, белемнәрен дә баеттылар, - дип уртаклаштылар чарада катнашучылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев