Туберкулез таякчыклары үпкәгә үтеп керә
Ел саен 24 мартта Бөтендөнья туберкулез белән көрәш көне билгеләп үтелә.
Туберкулез – гомуми йогышлы чир. Авыру кешедән яки хайваннан сәламәт кешеләргә күчә торган авыру йогышлы чир дип атала.
Туберкулез киң таралган һәм күпчелек очракта озакка сузылган авыру буларак, 18 яшьтән алып 40 яшькә кадәрге эшкә яраклы кешеләрнең сәламәтлеген югалтуга сәбәпче булып тора.
Кох микробацилласы туберкулез барлыкка китерә, ул табигатьтә озак саклана. Туберкулез таякчыгы организмнан тыш та тереклек сәләтен саклый, ләкин үрчеми. Яктылык, аеруча да кояш нурлары, туберкулез таякчыкларының артуын һәм үсешен тоткарлый.
Туберкулез таякчыклары, кеше организмында булганда, күзәнәкләрне һәм тукымаларны таркатучы һәм тулаем организмга зарарлы йогынты ясаучы токсиннар бүлеп чыгарырга сәләтле. Сәламәт кеше таякчыклар булган тузанны сулый, алар шулай итеп аның үпкәсенә үтеп керә. Шуңа күрә авыруларга да, сәламәт кешеләргә дә шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү һәм торак урыннарны чиста тоту мөһим.
Халыкны флюорографик тикшерү ярдәмендә күмәк тикшерүләр туберкулезны иртә ачыкларга ярдәм итә, ул 15 яшьтән алып үткәрелә. Балалар өчен Манту реакциясе һәм диаскинтест кулланыла.
Туберкулез чирен профилактикалау һәм организмның каршы торучанлыгын көчәйтү максатларында саклагыч вакцинация (БЦЖ прививкасы) кулланыла.

Лилия Галина, Тәтеш үзәк район хастаханәсенең табиб-фтизиатры:
– Агымдагы елның 1 мартына Тәтеш үзәк район хастаханәсенең фтизиатрия кабинетында туберкулезның ачык төре белән – җиде һәм ябык төре белән ун кеше диспансер исәбендә тора. Алар туберкулезга каршы барлык препаратларны да төбәк бюджеты хисабына түләүсез алалар. Цифрлы флюорография ярдәмендә 2024 елда Тәтеш үзәк район хастаханәсендә 12 956 кеше каралды, шул вакытта 8 – онкология авыруы, 32 – йөрәк патологиясе, 63 ХОБЛ, үпкә ялкынсынуы, бронхит ачыкланды.
Табиб-фтизиатр тәтешлеләрне сәламәтлек саклау органнары тарафыннан үткәрелә торган кисәтүле чараларда тикшерү үтәргә чакыра, бу исә туберкулезга каршы көрәшүнең нәтиҗәлелеген арттыра һәм авырулар санының кимүенә китерә, һәм бу, үз чиратында, бөтен ил буенча туберкулезны акрынлап бетерүгә ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев