РСФның ТР буенча Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина Большакова җавап бирә.
– Пенсиянең тупланма өлеше кайда саклануын ничек белергә? – дип сорый Екатерина Т.
РСФның ТР буенча Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина Большакова җавап бирә:
– Сезнең пенсия тупланмалары Россия социаль фондында яки мәҗбүри пенсия иминияте системасында катнашучы дәүләтнеке булмаган пенсия фондларының берсендә булырга мөмкин. Әгәр сез тупланмаларны күчерүгә беркайчан да гариза тапшырмаган булсагыз, алар алдан килешеп куелмаганлык буенча социаль фондта урнаштырылган, ә аларны “ВЭБ.РФ” Дәүләт идарәче компаниясе инвестицияли. Тупланмаларның кайсы пенсия фондында саклануын ачыклау өчен шәхси счетның торышы турындагы өземтәне сорагыз. Моның өчен дәүләт хезмәтләрендә “Пенсия һәм пособиеләр” бүлеге аша “Лицевой счет торышы турында белдерү” хезмәтен сайлап алыгыз. Моны социаль фонд сайты аша да эшләргә була: “Шәхси лицевой счет” бүлеге аша өземтәгә заказ бирегез. Өземтәне шулай ук социаль фондның клиентларга хезмәт күрсәтү бүлегендә яки күпфункцияле үзәктә паспорт күрсәтеп алырга мөмкин.
Нет комментариев