Җәмгыять

«Укытучы булу бик шәп!» -психологик-педагогик сыйныфларның республика слеты

Слетның эшлекле программасында укытучылар һәм укучылар өчен ачык коммуникацияләр мәйданчыклары эше, «К.Д. Ушинский мирасы: кичә, бүген, иртәгә» ачык укулар үткәрелде.

(Тәтеш, 28 март, “Тәтеш таңнары”). 2023 елның 28 мартында Казан шәһәрендә психологик-педагогик сыйныфларның республика слеты узды.

Слет эшендә Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге укыту-методик эшләре буенча начальник урынбасары — мәгълүмати-методик бүлеге мөдире Ромашкина Д.М., Тәтеш №1 урта мәктәбенең психологик-педагогик сыйныф укучылары  Фуражкина Диана һәм Барашкова Виктория катнашты.

Слетның эшлекле программасында укытучылар һәм укучылар өчен ачык коммуникацияләр мәйданчыклары эше, «К.Д. Ушинский мирасы: кичә, бүген, иртәгә» ачык укулар үткәрелде.


Нет комментариев