Уңай күренешләр бар
Җәмгыять

Уңай күренешләр бар

21 апрель – Җирле үзидарә көне

(Тәтеш, 21 апрель, “Тәтеш таңнары”).

“Халыкның хакимият белән үзара аңлашуы бар, уңай үзгәрешләр булыр дип өметләнәм”, – дип, шактый эшләр башкарылуын билгеләп үтте район башлыгы Рәмис Сафиуллов, 2016 елда гражданнар җыелышында Бакырчы авыл җирлеге башлыгы докладын тыңлагач.  

Илдар Шәмсет­динов­ның җир­лек башлыгы вазифасында бу беренче отчеты иде. Шул чактан алып күп вакыт үтмәгән, ­әм­ма җирлек ­хә­зер респуб­ликада да, Россиядә дә ­үр­нәк дип әйтер­лек­ләр­нең берсе булып тора. Торак пунктны тө­зек­­ләндерүнең бер­дәнбер тәҗрибәсен го­мумиләштерү һәм аннан соң бөтен илгә тарату өчен узган елны Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров килде. Бу җирлек тормышында игътибарга лаек вакыйга булды.  

– Минем өчен иң сөендергәне, бездә яшәүчеләрнең бик ярдәмчел, киң күңелле, хезмәт сөючән булулары. Кешеләр хезмәт нәтиҗәсен күреп, үзләренең туган якларын тагын да матуррак, төзегрәк, яшәү өчен уңайлырак итү өчен тырыша. Берүзең генә бер нәрсә дә эшләп булмый. Куелган максатларга бары тик уртак көч белән, республика, район администрациясе җитәкчелеге, җирлектәге авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелеге ярдәменә, игелек­ле кешеләр булышлыгына таянып ирешә алабыз, –  ди Илдар Мәхмүтгәрәй улы.  

фотоны Илдар Шәмсет­динов тәкъдим итте


Нет комментариев