Ураза ае өчкә бүленә
20 март көнне дин тотучылар Ураза бәйрәмен билгеләп үтәләр.
Белүебезчә, ураза ае өчкә бүленә:
беренче ун көне – Аллаһы Тәгаләнең Рәхмәте;
икенче ун көне – Аллаһы Тәгаләнең гафу итүе, ярлыкавы;
өченче ун көне – уттан котылу көннәре.
Боларны өмет итеп тырышучы кеше «мөхсин», ягъни ихласлы кешедер. Әйе, Аллаһы Тәгаләнең ихлас колы шушы айда өч нигъмәтне алып калырга тырыша. Тырышмасак, ай тиз үтеп китәр, бу нигъмәтләр булмас.
“Рамазан” сүзе “көйдереп яндыру” дигән мәгънәне аңлата. Бу җәһәннәм кызуыдыр. Бу айда шушы эсселектә мөселманның гөнаһлары “янар”, диелә.
Уразаның олуг максаты – Аллаһы Тәгаләнең ярлыкавына өметләнеп, шуны алырга тырышу.
Рәхәттә яшәгәндә адәм баласы Раббысын оныта, тәмле ашап-эчеп, йоклап, гаиләсе белән бергә булып, рәхәтләнеп яши.
Хатын-кызларга да тәравих намазын уку, иманны ныгыту, мөселман өммәтенең бердәмлеген сизү өчен мәчеткә килү хуплана. Әмма бирегә хатын-кыз ачык, матур киемнәр киеп килергә тиеш түгел. Өеңнән чыкканда ук: “Мин бүген ураза идем”, дип уйлау мөһим, диләр дин әһелләре. Шулай ук мәчет әдәбен, мәчеткә керү-чыгу әдәпләрен истә тоту мөһим. Ифтардан соң да ураза әҗерен киметәсе түгел икәнне истә тотыйк.
Рамазан – бәрәкәт ае, хөрмәтле ай, аның кадерен белик. Бу айда Аллаһы Тәгаләнең бәракәте, Рәхим-Рәхмәте иңә. Әлеге айда мөселманнар Аллаһы Тәгаләнең Рәхмәтен өмет итә.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев