Елның эссе вакытында янгын чыгу ихтималы арта.
Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлегенең өлкән инспекторы Роман Горбунов тәтешлеләргә әлеге айларда янгын куркынычсызлыгы буенча үз киңәшләрен бирә:
– Автомобильгә двигателе эшләп торган килеш ягулык салмагыз; җилле һава торышында һәм биналар, техникалар, җиңел кабынып китүчән материаллар янында учак кабызмагыз; балигълык яшендә булмаганнарга утны һәм аны карап торуны ышанып калдырмагыз; җайланмалар өчен җылылыктан саклагыч кулланыгыз; агачларга якын урыннарда учак кабызмагыз һәм аңардан калган күмерне сүндермичә калдырмагыз.
Табигатьтә янгын чыгу очракларына күп нәрсәләр сәбәпче, аларның барысын да исәпләп чыгу мөмкин түгел. Янгын еш кына ялкын очкыннарын күзәтүчесез калдыру; ташлап калдырылган тәмәке төпчекләре, шырпы; янып бетмәгән учак; коры үләнне яндыру, бу еш кына авыл җирлекләрендә һәм шәһәр читендә күзәтелә; тотрыклы коры һава торышы шартларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмичә ут белән бәйле эшләрне: болгарка, эретеп ябыштыру аппараты, горелкалар һәм башкаларны куллану аркасында чыга.
Шулай ук чүп-чар яндыру, ут белән шаяру, тиз кабынып китүчән әйберләрне дөрес сакламау һәм файдаланмау ут-күз чыгуга сәбәпче булып тора.
фото: Татар-информ
Нет комментариев