Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Варистан әҗәтләр түләттерелгән

Вафат булган туганнардан кайчакларда мирас кына түгел, шулай ук бурычлар да кала.

(Тәтеш, 25 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Лина Тихонова).
Мәрхүм булган кешенең милке, аның хокукы һәм тиешле йөкләмәләре дә мирас булып күчә. Кредит бурычлары да шулай ук мирас булып тора. Әгәр берничә кешегә тиешле мирас булса, ул чакта әҗәт суммасы аларның мирас өлешенә тигезләп бүленә. 

ТРның Тәтештәге район суды тарафыннан потенциаль мираслар белән кредит картасы буенча бурычны түләтү турындагы эш каралган. 

– Банк вафат булган заемщикның мирасчыларына дәгъва белдереп судка мөрәҗәгать итте, бу кеше вафат булганда аның кредит картасы килешүе буенча 62 705 сум 37 тиен күләмендәге әҗәте түләп бетерелмичә калган булган, – дип хәбәр итәләр район суды хезмәткәрләре. – Хатын-кызның вафатыннан соң аңа торак йортка һәм җир кишәрлегенә, шулай ук акчалата кертем калуы ачыкланды, аларның бәясе  405 239 сум 39 тиенне тәшкил итә. 

Мирасны кабул итеп алган ире беренче чираттагы варис булып тора, улы тиешле мирастан нотариаль тәртиптә баш тарткан. Мираска хокук турындагы таныклык вафат булучының иренә бирелгән. Хатыны үлгәннән соң мирас буларак күчкән милекнең бәясе кредитор алдында варис бурычын түләр өчен җитә. 

Суд банкның дәгъва таләпләрен мирас булып калган мөлкәтенең бәясе  чамасында, ягъни 62 705 сум 37 тиенгә, өлешчә канәгатьләндерде, шулай ук 2081 сум 16 тиен күләмендә дәүләт пошлинасын түләү чыгымнарын да канәгатьләндерде. Улына карата дәгъ­ва таләпләрен канә­гатьләндерү кире кагылды. Гаепләнүчеләрнең судка килмәве сәбәпле, карар алардан башка суд эшчәнлеге тәртибендә чыгарылды. 
Карар әлегә законлы көченә кермәгән.     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев