Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Владимир Путин эшсезлек буенча пособиене минималь хезмәт хакы күләменә җиткерергә тәкъдим итте

Коронавирус пандемиясе аркасында, башка илләрнеке кебек үк, Россия икътисадына тискәре басым ясала.

(Тәтеш, 25 март, «Тәтеш таңнары»). Эшсезлек буенча пособие 12 130 сум тәшкил итәчәк. Бу коронавирус пандемиясе аркасында эшен югалткан гражданнарга ярдәм чарасы булачак. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим итте. Аны «Татар-информ» хабәр итә.

Коронавирус пандемиясе аркасында, башка илләрнеке кебек үк, Россия икътисадына тискәре басым ясала. Шуңа күрә эшен югалтучыларга ярдәм күрсәтергә кирәк.

«Кайбер категорияләрдән кала, хәзер эшсезлек буенча аена 8 мең сум пособие түләнә. Аны минималь хезмәт хакы күләменә кадәр арттырырга тәкъдим итәм. Ул — 1210 сум», — диде Владимир Путин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев