Җәмгыять

Хезмәтләре бәяләнде

(Тәтеш, 25 декабрь, “Тәтеш таңнары”).

ТР Милли китапханәсендә быел Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәме астында узган бө­тенроссия һәм рес­публика конкурсларында җиңү­челәрне бүләкләү тантанасы булды. Җиңүчеләр арасында балалар сәнгать мәктәбе укытучылары да бар, алар ТР балалар сәнгать мәктәбе укытучылары арасында методик эшләр респуб­лика конкурсында катнаштылар. Галина Глотова белән Марина Яшина үз номинацияләрендә II дәрәҗә лауреат булдылар. Укытучылар дипломнар һәм 9 мең сумга сертификатлар белән бүләкләнделәр. 


Нет комментариев